Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Икеләтә бәхет" дип аталган игезәкләр очрашу-бәйрәме үткәреләчәк

28 майда Казанда “Икеләтә бәхет” дип аталган игезәкләр очрашу-бәйрәме булачак. Чара “Крылья Советов” паркында ел саен уздырыла торган “Илнең бөтен паркларында икеләтә бәхет” бөтенроссия  акциясе кысаларында үтә, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте. Бәйрәм кысаларында игезәкләр парады, игезәкләр арбалары бәйгесе, мастер-класслар, анимация, фотосессия, фотокүргәзмә, балалар иҗат коллективларының концерт чыгышлары булачак. Чара шәһәрнең Мәдәният идарәсе булышлыгында уздырыла. Бәйрәм 15.30 сәгатьтә башланачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев