Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда III Төрки яшьләр фестивале ачылды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында III Төрки яшьләр фестивале ачылды. 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге уздыра.

Фестивальгә Россия һәм чит илләрдә яшәүче төрки халыкларның 40 тан артык вәкиле җыелган. Фестиваль Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге тудыру максаты белән оештырыла. Шулай төрки яшьләр оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү максаты күздә тотыла.

“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина 1992 елда Казан янәшәсендә үткән төрки яшьләр корылтаен Төрки яшьләр фестиваленең башлангычы итеп билгеләп узды. “2014 нче елда яңа проектка старт бирелде: төрки яшьләр фестивале үткәрелә башлады”, - дип, ул быелгы фестивальдә татар, казакъ, башкорт, чуаш, балкар, якут, карачай, кыргыз милләтләреннән төрки яшьләр оешмалары җитәкчеләре, яшь шагыйрьләр катнашуын билгеләп узды.

"Депутатлар сессия утырышларында татар телендә фикер алыша"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова делегатларны парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде. Римма Ратникова фестивальнең изге Корбан бәйрәме көннәрендә узуы белән дә үзенчәлекле булуын шәрехләде. Ул төрки халыкларның дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәвенә карамастан, аларны күп нәрсәләр берләштерүен билгеләп узды. “Бу безнең өчен бик кыйммәтле, моны сакларга, яшьләр даирәсендә бер-беребезгә тапшырырга тиешбез”, - диде.

Римма Ратникова Татарстанның күп кенә позицияләр буенча Россиядә лидер булуын ассызыклады. Республиканың алдынгылыгын күрсәтә торган программалар турында сөйләде. Инновацион технологияләрне үстерү буенча яңа Иннополис шәһәре калкып чыкканын билгеләп узды. Татарстанда сыйфатлы белем бирү әһәмиятенә игътибар бирелүен белдерде. Римма Ратникова, шулай ук, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан, парк һәм скверлар ямьләндерелүен, Су саклау зоналары елы кысаларында, Казансу, Кабан күле буйлары төзекләндерелүен әйтте. Татарстанда Президент командасы тырышлыгы белән социаль программалар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Римма Ратникова Татарстан парламенты эше турында сөйләп, законнарның ике дәүләт телендә кабул ителүен әйтте. Депутатларның сессия утырышларында татар телендә фикер алышуын шәрехләп узды. “Татар теле үзен саклауга мохтаҗ, бу депутатлар корпусы бурычы да. Кызганычка каршы, Россиядә милли мәктәпләрне ябу тенденциясе бар. Бу безне югалырга түгел, ә киресенчә, бердәм, ныграк булырга этәрә”, - ди ул.

Вице-спикер төрле милләтләр арасында тынычлыкны, татулыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эш алып барылуын билгеләп узды. “Бездә Татарстанның Халыклар дуслыгы ассамблеясе, милли-мәдәни автономияләр бар. Теләсә-кайсы милләт вәкилләренең үзләрен өйдә күк хис итә алуы кайгыртыла, бер милләтне дә кимсетмәскә тырышабыз”, - дип ул Сабан туе, Каравон һәм башка милли бәйрәмнәр үткәрелүен билгеләп үтте.

Ратникова Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең изге Болгар, Свияжск утрау-һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнүен, ислам һәм христиан диннәре янәшә торуын, берсе дә өстен куелмавына басым ясады.

Вице-спикер чыгышында Дәүләт Думасына сайлау вакыйгасы көтелүен искәртте. Россиядә 70 кә якын сәяси партия исәпләнүен әйтте.

"Безнең максат – төрки төркемнәргә керүче халыкларны берләштерү"

“Төрки халыклар төркеменә керүче яшьләрнең аралашуын телибез. Безнең максат – Татарстанны күрсәтү генә түгел, ә сезне – төрки төркемнәргә керүче халыкларны берләштерү. Киләчәктә төрле урыннарда, төрле вазифаларда эшләп, илдәге тынычлыкны саклап калуыгызны телибез. Мин перспективада Төрки яшьләр оешмалары ассоциациясе булдырылуын да бик теләр идем. Мин сезгә оештыру һәм финанс ягыннан да ярдәм итәргә әзер”, - дип мөрәҗәгать итте Татарларның федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов. Ул милли-иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Татарстандагы кебек системаның бик аз җирдә генә булуын билгеләп үтте. “Татарстанда һәр иҗтимагый оешма, милли-мәдәни автономия үзен иркен хис итә, алар үзләре теләгән мәдәни чараларны уздыра ала”, - диде ул.

Илдар Гыйльметдинов бу фестивальнең тиктомалга очрашу түгел, ә нәтиҗәсе булырга тиешлегенә басым ясады.

Федераль автономия рәисе журналистларга Татарстанның төрки милләтләре яшьләрен берләштерү урыны булуын, фестивальнең әһәмиятен билгеләп узды. “Иртәгәсе көн шушы яшьләр кулында. Шуңа күрә безгә аларны дуслаштырырга кирәк, аларның бер-берсен аңлавы мөһим. Төрле милләтләр дустанә яшәгән Татарстанны күбрәк күрсәткән саен, без иртәгәсе көн өчен шулкадәр тынычрак булачакбыз. Кайвакыт милләтара проблемалар яшьләрнең башка төбәкләрдә ничек яшәүләрен белмәвендә. Бу юнәлештә әле эшлисе эшләр күп. Мин дәүләт дәрәҗәсендә дә яшьләрне берләштерердәй гомумфедераль программалар булуын теләр идем”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин делегатларга Татарстанның яшьләр сәясәте, спорт өлкәсендә лидер булуын билгеләп үтте. Республикада 180 ябык өслекле бассейн, 40 боз сарае булуын әйтте.

"Төрки яшьләр фестивале - тәҗрибә алмашу мөмкинлеге дә"

Җавап сүзе белән Чуваш Республикасыннан “Хастар” яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкиле Владислав Московцев чыгыш ясады. “Төрки яшьләр фестивале фестиваль генә түгел, эшлекле, мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу мөмкинлеге дә”, - дип, фестивальне оештыручыларг рәхмәтен җиткерде. Аннан делегатлар истәлеккә күмәк фотога төште. Яшьләргә Дәүләт Советында экскурсия оештырылды.

Фестиваль программасында яшьләр проектларын презентацияләү һәм күңелле очрашулар, мәдәни программа, экскурсияләр каралган.

Бүген шулай ук яшьләрнең Татарстан Язучылар берлеге президиумы белән очрашуы, Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар презентациясе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X