Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда III "Кино вакыты" Бөтенроссия форумы узачак

4-6 апрель көннәрендә Казанда III “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы узачак. Ул төбәк кинематографистларына ярдәм итү максатыннан оештырыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Форум кысаларында өч секция оештырылыр дип ниятләнә: “Кино проектлары питчингы” (Россия төбәкләре), “Киносценарийлар конкурсы” (Татарстан Республикасы) һәм “Киножурналистика” (Казан). Казан халыкара мөселман киносы кысаларындагы “Кино вакыты” форумы, 2017 елдан башлап елга ике тапкыр – яз һәм көз көне узачак. Язгы форум Татарстан Мәдәният министрлыгы, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге һәм ТР “Татаркино” ДБУК ярдәмендә гамәлгә куела. “Кинопроектлар питчингы” сайлап алу комиссиясендә спикерлар һәм сайлап алу комиссиясе әгъзалары булып РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәгенең башкаручы директоры, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге Идарә рәистәше Филипп Абрютин, Свердловск киностудиясе генераль директоры Михаил Чурбанов торачак. Сценарийлар конкурсының сайлап алу комиссиясенә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Инновацияләр” студиясе продюсеры Марина Галицкая, сценарист, режиссер Юсуп Разыйков, сценарист, язучы Илья Рубинштейн, сценарист Денис Осокин керә. Шулай ук спикерлар мастер-класслар да үткәрәчәк. “Киножурналистика” программасы Казан кино журналистикасын үстерүгә йөз тота. Мастер-классларны Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе, FIPRESCI әгъзасы Евгений Майзель, “Россия” телеканалы кино күзәтүчесе Вероника Скурихина һәм РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге матбугат сәркатибе Наталья Егорова үткәрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев