Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда III Халыкара педагогик белем бирү форумы ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов III Халыкара педагогик белем бирү форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллады. Ул кичә Казан (Идел Буе) федераль университетында ачылды. Европада иң күренекле фәнни-гамәли конференцияләрдән булган әлеге чара QS бөтендөнья рейтингының беренче йөзлегенә кергән югары уку йортларыннан спикерларны җыйды. Форумның катнашучылар арасында 28 Россия һәм 36 чит ил югары уку йортлары, шул исәптән АКШ, Кытай, Бөекбритания, Австрия һәм Германиянең абруйлы университетлары бар. "Бүген мәктәпләрдә зур үзгәрешләр бара: укытуда яңа стандартлар кертелә, белем бирү процессының эчтәлеге һәм технологияләре яңартыла. Халыкара форум бик вакытлы үтә: белем бирү процессында яңа идеяләр, кеше капиталын һәм яшь буынның потенциалын саклау илебезнең үсешендәге динамиканы һәм нәтиҗәлекне билгели", – дип ассызыклады хатында республика башлыгы. "Форум педагогларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук акыл, физик һәм рухи үсешкә нигез булган иң яхшы тәҗрибәләрне үстерү дә күздә тотыла. Хөрмәтле педагоглар, без сезгә зур җаваплылык йөклибез. Сезгә нәтиҗәле эш, яңа кызыклы карарлар теләп калабыз", – дип нәтиҗә ясаган Татарстан лидеры.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев