Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда III Бөтенроссия кино форумы башланды

Татарстанда өч көн буе кино турында сөйләшәчәкләр. Казанда кичә «Время кино» III Бөтенроссия форумы башланып китте. Программада – сценарийлар остаханәсе, мастер-питчинг, ягъни питчинг остаханәсе, киножурналистика дәресләре һәм сценарийлар конкурсына йомгак. Форум "Время кино" “Бу чара дәүләттән түгел, чын күңелдән, - дип ачып җибәрде мастер-питчингны “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры Владимир Батраков. – Кешенең кино белән чын күңелдән шөгыльләнә башлаган чакларын күрер көнгә җиттек. Бу кешеләр - киноның киләчәге”. Форум программасына кертелгән мастер-питчинг Казанның «Ногай» кунакханәсе конференц-залында үтте. Мастер-питчинг – кинопроектның презентациясе, фильмның потенциалын күрсәтү. Форум "Время кино" Владимир Алексеевич моннан биш ел элек кытай кинематографистлары белән аралашуын искә төшерде. “Россия елына 100 кино төшергәндә, алар 400не төшерә. Мин алардан: “Фильмнарыгыз үз-үзен аклыймы?” дип сорыйм. Алар минем сорауны бөтенләй аңламыйлар. Бик озак аңлаткач, бездә бөтен фильм аклана диделәр. Алар бөтенесе ВГИКта укыган егетләр, без аларны кино төшерергә өйрәттек. Алар аның өчен бик рәхмәтле. Ә хәзер без алардан үзебезгә кирәкле кино төшерергә өйрәнергә тиешбез”, - диде ул. Мастер-питчингта Иркутск, Санкт-Петербург, Уфа кинематографистлары үз проектлары турында сөйләделәр. Юрий Яшников – прокатта үзен аклаган һәм халык ярдәме белән төшерелгән “Похабовск. Обратная сторона Сибири” фильмының режиссеры. Режиссер үз эшен “Халык комедиясе” дип атады, аны төшерүдә 50 000 кеше катнашкан, хәтта саундтреклары да заказ биреп эшләнмәгән, ә халыктан җыелган. Халык фильм өчен реквизитлар җибәргән, массовкаларда төшкән, сюжетны уйларга булышкан. Чынлыкта Похабовск дигән шәһәр дә юк, ул кинематографистлар фантазиясендә туган. Похабов – Иркутск шәһәренә нигез салучының фамилиясе, Иркутскида аңа һәйкәл дә бар. Ә халык шушы уйланма шәһәргә герб та уйлап тапкан хәтта – гербта алтын күкәй салган страус сурәтләнгән. Фильм 10,5 миллион сумга төшерелгән һәм прокатта 23,4 миллион сум акча җыелган. Форум "Время кино" Режиссер һәм сценарист Филипп Абрютин Якутия киносы феномены турында сөйләде. Якутиядә үз-үзен аклаган фильм төшерелүе, җирле халыкның үз фильмнарын каравын “Якут феномены” дип атала башлады. Белгечләр бу уңышның сәбәпләрен эзли. Әйтик, былтыр 122 фильмга бирелгән прокат таныклыгының 18е – Якутиянеке. Мастер-питчингта Татарстан Республикасын Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягафаров, режиссерлар Алексей Барыкин, Илшат Рәхимбай һәм башкалар тәкъдим итте. Форум "Время кино" Бүген программа кысаларында - сценарий остаханәләре, киножурналистика остаханәләре, Республика сценарийлар бәйгесе комиссиясе утырышы. Шулай ук, "Похабовск. Обратная сторона Сибири" һәм "Училка" фильмнары тәкъдим ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев