Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда II "Төркиләр алтыны" Бөтенроссия яшьләр форумы ачылды

5нче октябрьдә Казанда II «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия яшьләр форумы ачылды. Аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрә. Ул 9 октябрьгә кадәр  дәвам итәчәк. Россиянең 15 төбәгеннән җыелган 150дән артык кешене файдалы һәм кызыклы программа көтә. Форумда катнашучылар Россия Федерациясендә яшәгән төрки халыкларның мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре һәм көнкүршен популярлаштыру һәм үстерү өлкәсендәге иң яхшы төбәк проектларын тәкъдим итәчәк. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык иң кызыклы проектларны сайлап, Россиянең бөтен төбәкләрендә тормышка ашырырга тәкъдим ителәчәк. “Йолдызлар фабрикасы” продюсеры Лина Арифуллина, хостелларны үстерү берләшмәсе рәисе Роман Сабирҗанов, театр һәм кино актрисасы Ольга Спиркина, продюсер Петр Плосков форумның тренерлары булачак. Шулай ук Николай Валуев, космонавт-сынаучы, Россия герое Сергей Ревин, “КАМАЗ-Мастер” командаларыннан лекцияләр һәм остаз дәресләре дә каралган.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев