Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге укулар" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

Агымдагы елның 4 апрелендә Казанда "II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге укулар” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Чараның темасы: "Идел-Урал төбәгендә тасаввуф гореф-гадәте". Совет чорының күренекле дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин (1896-1995) истәлегенә багышланган конференция быел икене тапкыр уза һәм Идел-Урал регионында суфыйчылык барлыкка килүгә багышланган. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзәрате хәбәр итә. Конференциядә Татарстан һәм Россиянең билгеле дин эшлеклеләре, шул исәптән, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов, шәех Абдерраззак ас-Саади катнашачак. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Нурлат районы җитәкчелеге, мөселман дини оешмалары, шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнары чыгыш ясаячак. Конференцияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрәчәк. Хезмәттәшләренә үзенең фәнни эзләнүләре турында Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, Дагыстан ислам университетының тарих кафедрасы мөдире Мурадулла Дадаев, БДБ илләре институтының ислам тикшеренүләре бүлеге җитәкчесе Илдар Сәфәргалиев, Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегенең фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов, шулай ук мөселман белем бирү оешмаларының укытучылары һәм җитәкчеләре сөйләячәк. Шушы ук көнне Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин каберендә булу да көтелә. Ул Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсендәге мөселман зиратында җирләнгән. Белешмә. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин Норлат районы Кулбай-Мораса авылында 1896 елда туа. Матди кыенлыкларга карамастан, әнисе Әхмәдзәкине ул елларда Россия империясенең иң яхшы Кизләү мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Анда булганда ук Әхмәдзәки Сафиуллин үзенең шәригать фәннәрен үзләштерүдәге сәләтен күрсәтә. Мәдрәсәне тәмамлап, ул туган авылында имам булып хезмәт итә. Әмма революциядән соң аңа Урта Азиягә качарга туры килә, аннан Казанга ул берничә елдан соң гына кайта ала. 970-1990 елларда ул Казандагы бердәнбер Мәрҗани мәчетенең имамы булып тора, ә 1980 елдан СССР Диния нәзарәтенең Европа һәм Себер өлешендәге казые һәм Голәмәләр советы әгъзасы була. Зәки хәзрәт ислам руханиларының зур бер төркемен тәрбияли. Аның укучылары – Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтиләре Габдулла Галиуллин һәм Госман Исхаков һәм башка Россия Федерациясе субъектларының рухи лидерлары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев