Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Идел-йорт" XVI Театр коллективларының төбәкара фестиваль-бәйгесе уза

Казанның Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында 8 ноябрьдә “Идел-йорт” XVI Театр коллективларының төбәкара фестиваль-бәйгесе тантаналы төстә ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальнең беренче көнендә Апас районы Мәдәният йорты иҗат коллективы Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәрен күрсәтте. Пьесаны Гөлия Сәлахетдинова сәхнәләштергән.

Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллык вакыйгасына багышлана.

Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. Жюри Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең халык театрлары һәм театр коллективлары куйган 100дән артык спектакль карады.

25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Спектакльләрдә 500дән күбрәк үзешчән артист катнашты. Спектакльләрне 8 000 тамашачы карады.

Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакльне бәяләп, жюри 18 театр коллективын сайлап алды, алар Казанда финал этапта катнаша. Өч коллектив – Иваново, Ижевск, Башкортстанның Стәрлебаш бистәсе үзешчән театр труппасы бәйгедән тыш программада, фестивальнең кунаклары буларак чыгыш ясаячак.

Быел сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкләгән жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова бар.  Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов.

Фестиваль Казанда өч сәхнәдә барачак: спектакльләр 9-22 ноябрьдә Ленин Мәдәният-ял үзәгендә, 1-13 ноябрьдә һәм 20-21 ноябрьдә Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге Мәдәният йортында, 18-19 ноябрьдә “Юность” Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев