Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Идел йорт" дип исемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале үз эшен төгәлли

Бүген Казанда «Идел йорт» дип исемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале төгәлләнә.

Кичә, 21 ноябрьдә, фестиваль Балтач халык театры чыгышын тәкъдим итте, дип хәбәр итә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. Үзешчән коллектив Наил Гаетбайның “Авылга кызлар килде” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим иткән. Артистларга көч бирергә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм районның мәдәният бүлеге мөдире Рәзинә Сәләхетдинова да килгән. Спектакль жюриның яхшы бәясен алды дип хәбәр итә оештыручылар.

“Идел-йорт”ның кичәге тагын бер әсәре - Илдар Юзеев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кыр казлары артыннан» спектакле. Аны Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәренең 178нче мәктәп каршындагы “Өмет” театр коллективы күрсәтте.

Исегезгә төшереп үтәбез: Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде.

Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте.

Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда финал этабында катнашты. Өч коллектив – Иваново, Ижау, Башкортстанның Стәрлебаш үзешчән театр труппалары бәйгедән тыш программада, фестивальнең кунаклары буларак чыгыш ясады.

Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова катнаша. Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов.

Фестиваль Казанда өч сәхнәдә - спектакльләр Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында, “Юность” Мәдәният сараенда күрсәтеләде.

Бүген фестиваль Баулы мәдәният йортының Муса Җәлил исемендәге театр коллективы куйган “Монда тудык, монда үстек” (Туфан Миңнуллин) спектакле белән ябыла. Режиссеры – Миргалиян Фәхриев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев