Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Идел йорт" дип исемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале үз эшен төгәлләде

Кичә Казанда «Идел йорт» дип исемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале тәмамланды, дип хәбәр итә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. Фестиваль Казанда өч сәхнәдә - спектакльләр Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында, “Юность” Мәдәният сараенда күрсәтеләде. 22 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә фестивальнең ике спектакле тәкъдим ителде. Берсе – Баулы мәдәният йортының Муса Җәлил исемендәге театр коллективының “Монда тудык, монда үстек” (Туфан Миңнуллин) спектакле. Режиссеры – Миргалиян Фәхриев. Икенчесе – Азнакай район-шәһәр мәдәният йортының халык театрының Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Кыю кызлар» спектакле. Режиссер – Гөлсинә Җамалиева. Туфан Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек” пьесасы нефтьчеләр тормышыннан алып язылган. Баулы халык театрында бу әсәрне чын нефтьчеләр уйнады. Спектакльләр тулы залларда узды. Иртәгә, 24 ноябрьдә, фестивальнең нәтиҗәләре игълан ителәчәк һәм быелгы «Идел йорт» фестиваленең Гран-при иясе белән таныша алачакбыз. Исегезгә төшереп үтәбез. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде. Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда финал этабында катнашты. Өч коллектив – Иваново, Ижау, Башкортстанның Стәрлебаш үзешчән театр труппалары бәйгедән тыш программада, фестивальнең кунаклары буларак чыгыш ясады. Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова катнаша. Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев