Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

15-17 февраль көннәрендә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм бу тармакның әйдәп баручы экспертлары белән түгәрәк өстәлдә очрашу планлаштырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. 15 февральдә “Казан ярмәнкәсе” күргәзмәләр залы мәйданында җитештерүчәнлек, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең әйләнеше, хезмәт шартлары үтәлешенә караган сораулар тикшереләчәк. 16 февраль көнне түгәрәк өстәлдә агросәнәгать комплексларына һәм игенчелек тармагына караган мәсьәләләр каралачак. Шул ук көнне белгечләр терлекчелек һәм инфекцион авырулар өлкәсендәге яңалыкларны тикшерәчәк. 17 февральдә форумда катнашучылар республикада агросәнәгать комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү мөмкинлекләрен тикшерәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев