Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда һуннар чорына кадәрге тарихны колачлаган "Кара Чишмә карьясе" дигән китап тәкъдим ителәчәк

16 февральдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалы мөхәррире, журналист Илдар Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе була. Чирмешән районының Кара Чишмә авылы тарихына багышлаган басманың рецензенты - Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров. “Кара Чишмә карьясе” китабын танылган замандашыбыз ун елдан артык язган, - ди Индус Таһиров. - Автор, тарих төпкеленә төшеп, хәтта һуннар чорына кадәр барып җитеп, туган һәм күрше-тирә авылларының кайчан һәм ничек барлыкка килүләре турында бик күп ышанычлы материал туплаган. Китапта елга, чишмәләргә дә урын табылган. Илдар Кыямов аларның атамаларының ни рәвештә барлыкка килүләрен дә ачыкларга тырышкан. Ләкин автор өчен иң әһәмиятлесе – туган җирендә яшәгән кешеләр язмышы. Алар бу җиргә кайчан һәм кайсы яклардан килеп тупланган? Автор бу сорауны да җавапсыз калдырмаган. Китап битендә борын заманнарда яшәгән һәм безнең чордагы меңләгән шәхесләрнең исемнәре, ә күпләренең язмышлары да тасвирланган. Араларында утны-суны кичеп, берничә революция һәм сугыш гарасатын узган кешеләр дә бик күп. Илдар Кыямов, алдына куйган максатына тулысы белән ирешкән. Ул тудырган тарихи-документаль әсәр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүгә лаек”. 19 бүлектән торган 720 битлек бу хезмәттә элек Минзәлә өязенә кергән мишәр авылының 1710 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәрге язмышы сурәтләнә. Кара Чишмә авылының рухи мәдәнияты, табигате, шәхесләре, дини яшәеш, авылның үзенчәлекле холкы, нәсел тамгалары, кушаматлар, урынчалык атамалары, йолалар, бәетләр, кыскасы, Кара Чишмәнең тарихы һәм рухи мирасы әлеге китапта киң яктыртыла. Илдар Кыямовның моңарчы да тарихка багышланган китаплары дөнья күрде: Россия тарихыннан хикәяләр, Татарстан һәм татар халкы тарихы (кабатлап басылды), “Моңлы “Саз”, "Моңлы гомер”, “Их, Казан мунчасы” (тәрҗемә) һ.б. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 16 февраль көнне 18:00 сәгатьтә булачак китап кичәсендә Кара Чишмә авылыннан чыккан кешеләр, чирмешәнлеләр, атаклы галимнәр һәм артистлар катнаша. Галимнәр Индус Таһиров, Зөфәр Рәмиев, Фәйзелхак Ислаев, Искәндәр Гыйләҗев чыгышлары көтелә. Г.Камал исемендәге театр актерлары: Әсхәт Хисмәт, Дания Нурлы, Миләүшә Шәйхетдиновалар китаптан иң отышлы өзекләрне укыячак. “Фәридә-Алсу” дуэты, Равил Харисов, Гөлшат Имамиева, Сөмбел Ситдыйкова, Рузилә Булатова һ.б. төрле әсәрләр башкарачак. Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры да сәхнә түрендә булачак. Китапның исем туен сценарист һәм режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева әзерли.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев