"Казанда хәтта чын татар мәктәбе юк" - Ркаил Зәйдулла

Яшьләрдә дә, олыларда да, милли үзаң таркалу сәбәпле, милләткә омтылу 90 еллардагы кебек түгел. Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев шундый фикердә. Бу хакта ул кичә Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына оештырган дискуссия барышында әйтте. "Милләт өчен дәүләтчелек кирәк, дигән фикерне мин еш ишетәм. Аны Гаяз Исхакый да әйткән. Дәүләт кирәк. Әмма мин бу тезисны беркайчан да кабатламыйм. Чөнки аны балалар да, яшьләр дә ишетә һәм алар дәүләт юк, дип уйлый. Россия бар, БДБ илләренә кергән илләр бар, ә дәүләт юк. Минемчә, реаль караганда, хәзерге Россия Конституциясе, Татарстан Конституциясе, андагы шартнамә, халыкара хокуклар нигезендә булган кадәресе дә безнең дәүләтебезнең тамчысы гына. Россия законнары милләткә карата үтәләме, татар кешесе булган программаларны гамәлгә ашыруда катнашамы, юкмы дигәндә, әлбәттә, үтәлми", - ди Разил Вәлиев. Язучы Ркаил Зәйдулла исә милләтне саклауның үз ысулларын тәкъдим итте. "Милли үзаң - ул беренче чиратта, тел дигән сүз. Телсез булмый. Казанда безнең хәтта чын татар мәктәбе юк. Башкортстанда андый мәктәпләр Совет чорында ук бар иде. Анда укучылар хәзер башкортларның элитасын тәшкил итә. Әгәр мондый тәкъдим белән җитәкчелеккә чыксак, бу бер нәтиҗәле эш булыр иде",- ди ул. "Бу темага сөйләшүләр күп очракта, милли мәгарифкә кайтып кала, - ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова. - Узган ел республикада милли мәгарифне үстерү стратегиясе кабул ителде. 2030 елга кадәр исәпләнгән бу зур документ кысаларында, аны гамәлгә ашыру өчен эш планы булдырылды. Милли мәгариф өлкәсендә торгынлыктан соң бу алга китеш".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: