Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Хәлимә" дип исемләнгән фильм тәкъдим ителде

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проекты яшь режиссерның дебюты булган “Хәлимә” фильмы белән башланып китте. Юлия Захарованың “Хәлимә” фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Милли кино” программасына кертелгән иде. Фильмның премьерасы да кинофестиваль кысаларында үтте. Дебют фильмы Кино тәнкыйтьчеләренең махсус премиясенә лаек булды. Эхо фестиваля мусульманского кино, фильм "Халима" Кичә  “Мир” кинотеатрында кинокартина беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде һәм тулы залда күрсәтелде. 54 минутлык фильмнан соң төшерү төркеме белән очрашу оештырылган иде. “Татаркино” оешмасының матбугат сәркатибе Регина Шиһабетдинова фильмны төшерү төркеме белән очрашуга билетларның сатылып беткән булуын әйтте. Эхо фестиваля мусульманского кино, фильм "Халима" “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проектын ачып җибәргәндә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова проектның бөтен республиканы үз эченә алуын, аның 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген һәм фестивальнең иң уңышлы эшләре күрсәтеләчәген әйтте. Әлеге фильмны тәкъдим итеп, аның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән Сценарийлар бәйгесендә җиңеп чыкканын һәм министрлык ярдәме белән төшерелгәнен ассызыклап үтте. kin Фильмның сюжеты буенча, ислам кануннары белән яшәүче кыз бала элиталы мәктәпкә укырга килә һәм сыйныфташларының аны кире кагулары белән очраша.   Фильмда төп рольләрне Хәдичә Юнысова, Камил Юсипов һәм Ренат Тукбаевлар уйный. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Ул фильмда эпизодик рольдә уйный. Оештыручылар фильмның Татарстан районнары буйлап чыгып китәчәген әйтте.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев