Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда хәләл продукция маркеты эшен башлады

Кичә Казанның "Смена" заманча мәдәният үзәгендә беренче "Salaam bazaar" хәләл продукция маркеты эшен башлады. Ике көн дәвам итәчәк базарда 2000ләп кунак булыр дип көтелә. Салам Маркет "Salaam bazaar" - мөселманнар өчен ярминкә. Биредә киемнәр дә, азык-төлек тә, дизайнер эшләнмәләре дә, косметика да, уенчыклар да бар. Оештыручылар сүзләренчә, барысы да хәләл, шик уятмый, шунысы сатып алучыларны кызыктыра да. Мөселманнарны мавыктырган темаларга лекцияләр укыла, стилистлар, дизайнерлар эшли. Өстәвенә, мондый чара Казанда беренче тапкыр, шуңа күп кеше кызыксынып килә. Казанда яшәүче Алинә Сәмигуллина да алар саныннан. Салам Маркет "Чара бик кызыклы итеп оештырылган, - дип белдерде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Мин бирегә бераз танышыр өчен, маркетның ничек узганын карар өчен килдем. Үзем белән күбрәк акча аласы булган, зәвыклы дизайнер баш киемнәренә кызыктым". Салам Маркет Биредәге күп кибетләр интернет аша сату итә. Мәсәлән, Ummaland уенчыклар кибете. Сату эшләре буенча менеджер Абдрафикова Гүзәл кибетнең Россия Федерациясенең Мөселман-эшмәкәрләр берлегенә кергәнлеген ассызыклады. Уенчык кибетендә иң күп соралганы - баланың интеллектын үстерә торган уеннар. Биредә, мәсәлән, дүрт телдә (татар, рус, инглиз, гарәп) бер үк сүз язылган табличкалар, Коръән аятьләре теркәлгән дәфтәрләр, наклейкалар алып була. Салам Маркет Корея косметикасы кибете үз продукциясен шулай ук интернет буенча тарата. Сатып алучыны иң элек әлеге косметиканың экологик яктан чиста булуы кызыктыра. Сатучысы Шәяхмәтова Мәдинә фикеренчә, чара бик яхшы оештырылган, барысы да үз урынында, маркетның максаты да игелекле: бер үк дин вәкилләрен якынайту. Салам Маркет SAFE ALL кибете бирегә Мәскәүдән килгән. Бу - Россиядәге бердәнбер хәләл косметика бренды. Аның турында "Татар-информ" хәбәрчесенә хуҗасы Рәшитова Лилия сөйләде: Бу ирем белән икебезнең уртак бренд. Исеме дә кызларыбыз Сафия һәм Алиянең исемнәреннән алынды. Икенче яктан, бу исем саклау, куркынычсызлыкны да аңлата. Косметика табигый ингредиентлардан, аларны махсус Европадан алып кайтабыз. Чарага безне оештыручылар үзләре чакырды. Миңа бик ошый, мондагы дин кардәшләремә чын күңелдән сокланам, чөнки алар, чынлап та, сыйфатлы продукция эшләп, мөселманнарның булдыклылыгын, зәвыклыгын раслый. Бу чара хәләл индустриясының чынлап та алга киткәнлеген күрсәтә". Салам Маркет Биредә хәтта эчке кием кибете дә бар. "Монысы, әлбәттә, ирең янында гына хәләл,"- дип искәртә ул кибетнең сатучысы Кәримова Адилә. Аның фикеренчә, мөселманнар өчен "Salaam bazaar" кебек чаралар үткәрелә башлау - зур алгарыш, чөнки алар мөселманнарга танышырга, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә. Салам Маркет Илсөяр Габитова да чарага нәкъ менә яңа кешеләр белән танышу, дуслар белән очрашу өчен килгән: "Мондый ярминкәләргә Мәскәүдә барганым бар иде. Андагылар зуррак масштаблы, ләкин миңа монда да бик ошый. Үзебездәге мөселманнарның яшәеше, иҗаты, шөгыле белән танышу өчен менә дигән!" Резеда Сәгыйтова балалар өчен киемнәр сата. "Биредә сыйфатлы продукция бик күп, - ди ул, - Яңа, моңарчы күренмәгән товарлар да бар. "Salaam bazaar" мине бик шатландырды, чөнки бүген һәрберебез үз дөньясында яши, ә монда килгәч, шулкадәр күп яңа мәгълүмат, тәҗрибә аласың". Чараның оештыручысы Асель Бекеева да "Salaam bazaar"ның узу тәртибеннән канәгать булуын әйтте: "Минем идея тормышка ашып килә. Максатыбыз - хәләл продукция мәйданы барлыкка китерү һәм хәләл тормыш - аерым яшәү рәвеше икәнен күрсәтү иде. Хәләл яшәү авыр түгел, ул рәхәт тә, зәвыклы да, заманча да була ала. Шуңа күрә монда стилистларны, дизайнерларны да җыйдык. Киләсе елларга башка шәһәрләрдән дә дизайнерлар чакырырбыз, дип уйлыйм. Ә әлегә яңа кунаклар һәм бәяләмәләр көтәбез".  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев