Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда хәләл индустриянең RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсе оештырылачак

2017 елның 18-20 май көннәрендә Казанда  "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында хәләл индустриянең RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсе булачак. Күргәзмәне Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте, "Халәл" стандарт комитеты, республиканың инвестиция үсеше агентлыгы оештыра. Чара Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. RUSSIAHALALEXPO "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексы янында махсус чатырда узачак. Күргәзмәдә  Россия һәм Татарстан, шулай ук якын һәм ерак чит ил җитештерүчеләре үз хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк. Чараның төп максаты – илдәге хәләл продукция җитештерүчеләрен һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү, продукциянең чит илгә чыгару мөмкинлеген үстерү, хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадында сыйфатлы продукция өлешен арттыру.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев