Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы" яшьләр форумы старт алды

Ул 15 - 18 ноябрь көннәрендә үтәчәк. Форум яшьләр даирәсендә милләтара багланышларны гармониядә тоту һәм экстремизм буенча профилактика белем мәйданы булып тора.

Форумның беренче көнендә Казанга Россия журналисты һәм телевидение алып баручысы – РФ Президентының милләтара багланышлар советы әгъзасы Максим Шевченко килде һәм бүген яшьләр форумында катнашучылар белән  очрашты. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан халыклары ассамблеясының Яшьләр берлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров җиткерде.

Спикер шулай ук яшьләрнең 2016нчы ел форумында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Денис Заварзин, Яшьләр эше буенча федераль агентлыкның үзара багланышлар буенча төбәк идарәсе җитәкчесе Екатерина Драгунова, Россия Федерациясе Президентының милләтара багланышлар советы буенча дәүләт милли сәясәте мәгълүматы мәсьәләләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Андрей Худолеев катнашачак дип белдерде.

IV Республика халыкара яшьләр форумы Татарстан яшьләренең 180нән артык вәкилен җыйган.

2016нчы ел форумы программасы дүрт юнәлешне үз эченә ала: «Iстория», «ММЧ компетенция үзәге», «ПараПлан» һәм «Кибердружина». Тимур Кадыйров аңлатып киткәнчә, «Iстория» – милли-тарихи квестлар мәйданы булып торачак һәм ул халыклар дуслыгын пропагандалап, яшьләрне төрле милләт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат белән баетачак.

«Икенче юнәлеш –"ПараПлан". Биредә катнашучылар юл карталарында яңа милли-мәдәни, мәгариф, спорт чараларында чарланачак. «ММЧ компетенция үзәге» журналистлар командасын милләтара һәм мәдәниятара темаларны яктыртуга әзерлиячәк. "Киберсакчылар" юнәлешендә яшьләр Интернет челтәрендә экстремизм һәм милләтчелек профилактикасы белән шөгыльләнәчәк», – дип сөйләде Татарстан яшьләр ассамблеясы җитәкчесе.

Милләт эшләре буенча Федераль агентлыкның әйдәп баручы консультанты Айказ Микаелян, Россия Федерациясе Президентының милләтара багланышлар советы буенча дәүләт милли сәясәте мәгълүматы мәсьәләләре буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Андрей Худолеев, “Бердәмлек” халыкара яшьләр оешмасы башкарма директоры Магомед Алиев форумның кунаклары һәм спикерлары булачак.

Иртәгә, 16 ноябрьдә, форумда катнашучы яшьләр Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, батыр шагыйрьне искә алып, аңа чәчәкләр салачак. «Бу акция очраклы түгел – ул тагын бер тапкыр илебез тарихына булган хөрмәтне, ил өчен башларын салган халкыбыз уллары онытылмавын раслый», – дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров.

Форумның төп вакыйгалары Яшьләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Денис Заварзин, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үтәчәк пленар утырыш һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Казан – Мәскәү – Симферополь телекүперендә фикер алышу торачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев