Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда халыкара заманча музыка фестивале узачак

ТР Дәүләт симфоник оркестры 3, 8, 11 һәм 15 ноябрь көннәрендә Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны София Гобәйдуллина исемендәге ел саен үткәрелә торган халыкара заманча музыка фестиваленә чакыра. Фестивальгә нигез салучы һәм оештыручы – Россиянең халык артисты, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский. Фестиваль программасына кертелгән әсәрләрнең күпчелеге Казанда беренче тапкыр яңгырый. Беренче фестиваль София Гобәйдуллинаның 80 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелгән иде. Анда София Гобәйдуллина үзе, Давид Герингас, Юрий Башмет, Гия Канчели, Андрей Эшпай, Ксения Башмет катнашты. 2013 елда фестиваль Б. Бриттен, К. Пендерецкий һәм Л. Бернстайннарның юбилеена багышланды. Анда Сергей Накаряков, Игорь Федоров, Лукас Генюшас, Рустем Кудояров, Андрес Мустонен, Кристофер Мулдс чыгыш ясады. 3 ноябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында җиденче халыкара заманча музыка фестивале ачыла. Анда беречне тапкыр танылган композитор, дирижер һәм җәмәгать эшлеклесе, дөнья күләмендә тынылган музыкант, Лондондагы Король музыка академиясенең мактаулы әгъзасы Кшиштоф Пендерецкий  (Польша) катнаша.    
ТР Мәдәният министрлыгы
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев