Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Халыкара Volga Fashion Week мода атналыгы узачак

22 – 23 апрельдә Казанда Халыкара Volga Fashion Week мода атналыгы узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Форум бер мәйданда мода һәм стиль өлкәсендәге белгечләрне, профессионалларны җыячак. Шулай ук бөтен Россиядән һәм Бәйсез Дәүләтләр берлегеннән яшь дизайнер һәм модельерларны туплаячак. Чараны оештыручылар булып Юлиана Благовская, Анастасия Былинина һәм Дмитрий Багзин тора. Оештыручылар мода атналыгында Идел буе федераль округында төбәк модасына социаль әһәмият бирергә телиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев