Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Халыкара Хәләл-индустрия күргәзмәсе – RUSSIA HALAL EXPO үтәчәк

2018 елның 10-11 маенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018” Х Халыкара икътисади саммит кысаларында ел саен уза торган Халыкара Хәләл-индустрия күргәзмәсе – RUSSIA HALAL EXPO үтәчәк. RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең төп темасы – “Хәләл - яшәү рәвеше буларак”. Күргәзмәдә катнашу өчен Россия һәм Татарстан хәләл продукция җитештерүчеләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән: Төркия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Пакьстан, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия җитештерүчеләре катнашырга теләк белдерде. RUSSIA HALAL EXPO кысаларында компанияләр үзләрен һәм продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, күргәзмәдә булучылар түбәндәге чараларда катнаша алалар: җиләк-җимеш букеты, милли брошка, кайма, хөрмә конфетлары ясау буенча мастер-класслар; психология, туризм, мода, кече яшьтәге балаларның хәләл туклануы, азык өстәмәләре турында лекцияләр; интеллектуаль викториналар, аларда җиңүчеләр экспонентлардан бүләкләр алачак; төгәл бизәк төшерү, барельеф, мехенди, яулык бәйләү белән танышу; мастерлар татар милли чәе серләрен ачып салачак.
ТР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев