Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Халык Кыш бабае" бәйгесенең 1нче туры узды

Казанда «Халык Кыш бабае» бәйгесендә 28 команда катнашты. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез: «Халык Кыш бабае» бәйгесендә катнашу өчен интерактив уен программасын төзергә һәм мке-өч кешедән иҗади команда тупларга кирәк иде. 17 декабрьдә узган башлангыч сайлап алу турында һәр команда үз бәйрәм программасын тәкъдим итте. Аларны танылган казанлылардан һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе вәкилләреннән торган жюри бәяләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, командадагыларның яше 18дән 78 яшькәчә иде. Киләсе тур 21 декабрьдә булачак. Фестиваль нәтиҗәләре жюри бәяләмәсе һәм халык тавышына карап билгеләнәчәк. Шулай ук «Инстаграм» бәйгесе дә оештырылды. Аның шартларына килсәк, # халыккышбабае #казанмәдәнияте хэштегалары белән фестивальдә катнашучылар кергән күбрәк фотолар урнаштыру кирәк. Җиңүчегә кыйммәтле приз булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев