Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда халык җырларын яңа стильдә башкаручы Мубай концерты узачак

25 майда Мубай чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә "Старый рояль" Jazz-кафесы үзенең социаль челтәрендәге битендә. "Татар-информ" хәбәрчесе Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбарәкшин белән элемтәгә керде. “Мин югалып бетмәдем. Сирәк кенә булса да, үземә уңайлы булган урыннарда чыгыш ясыйм. Jazz-кафеда ике бүлектән торган тулы бер концерт була”, - диде Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә. Илдарның әйтүенчә, концертта нигездә таныш җырлар башкарылачак. “Әмма мин бер үк җырны да һәр чыгышымда яңача башкарам, шул ук “Күбәләгем”не тизрәк тә, салмаграк та җырлый алам”, - диде ул. Бу үзгәреш тамашачыгамы, сәхнәгәме әллә музыкантның үз халәтенә бәйлеме – төгәл әйтмәде. “Күбәләгем”нең 25 майда ничек башкарыласы әлегә билгеле түгел. Илдар Мөбарәкшин яңа җырлар, яңа альбомнар әзерләми, Аксубайга кайтып, бакча эшләре белән шөгыльләнүен әйтте. Мәгълүмат өчен. Интернет киңлекләрендә Илдар Мөбарәкшинны "Аксубай кантри вәкиле" дип атыйлар. Ул - талантлы музыкант һәм аранжировка остасы. Халык җырларын кантри-рок стилендә башкара. 2005 елда Илдар Мөбарәкшин “Мубай” төркеме белән - «Татар жыры» халыкара телевизион фестивалендә, 2008 елда «Дөнья яратылышы» фестивалендә катнашты. Быел альтернатив музыка сөюче яшьләр Мубайны Yummy Music лейблының биш еллык туган көн концертында көткән иде. Иң соңгы мизгелдә Илдар Мөбарәкшинның катнаша алмавы мәгълүм булды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев