Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Һади Атласига багышланган китап дөнья күрде

Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың олуг галим, милли азатлык көрәшчесе Һади Атласи турында "Соңгы туранчы" исемле китабы мең данәдә басылып чыкты. 15 август Һади Атласиның тууына 140 ел, әнә шул уңайдан Бөгелмәдә Атласига багышланган зур кичә планлаштырыла. Яңа китап та бу чарада тәкъдим ителер дип көтелә. "Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул. Атласи соңгы утыз ел гомерендә дүрт тапкыр милләт өчен төрмәдә утырган, беренчесе – 1909 елда патша зинданында, икенчесе – 1920-21 елларда большевиклар төрмәсендә, өченчесе – 1929-1933 еларда Сталин концлагерында, Соловкида һәм дүртенчесе – 1936-1938 елларда Казан төрмәсендә. Соңгысында аны "халык дошманы, чит ил шпионы" дип атып үтерәләр. Ул "татар халкы үз бәйсез дәүләтендә яшәргә тиеш, милләт шул чагында гына исән калачак”, дип, чын күңелдән ышанган, шуның өчен көрәшкән, шул турыда язган, милләтнең азатлыгы өчен башын салган", ди Бәйрәмова. Бәйрәмова сүзләренчә, бу китап Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына өр-яңа күзлек аша язылган, анда галимнең милли азатлык һәм төрки берлек турында хезмәтләренә өстенлек бирелгән, ул көчле рухлы, какшамас шәхес буларак тасвирланган. Чыганак: Азатлык радиосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев