Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Гөлшат Зәйнәшеваны искә алдылар

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында шагыйрә, популяр җырлар авторы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт булды. Г.Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуны туган ягы Минзәләдә фестиваль итеп билгеләп үттеләр. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты. Минзәлә сәхнәсендә Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Менделеевск районнарыннан килгән яшь талантлар чыгыш ясады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев