Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Гай Таһиров истәлегенә "Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман" дигән темага конференция уздырыла

2017 елның 11 декабрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән Г.Х. Таһировның тууына 110 ел тулуга багышлап, “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Г.Х. Таһиров татарларның һөнәри бию культурасы формалашуда һәм аның үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес. Аны бик хаклы рәвештә татар халык-сәхнә биюләрен куюда башлап юл салучы дип атыйлар. Татар дәүләт академия театрында (1928–1933 елларда), М. Җәлил исем. Татар дәүләт опера һәм балет театрында (1938–1972 елларда), Г.Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе каршындагы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1952–1970 елларда) эшләү дәверендә ул, балетмейстер буларак, музыкаль-драма, балет һәм опера спектакльләренә биюләр куя. Алар арасында “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Шүрәле” кебек дөньякүләм классик сәнгать шедеврларына, “Фауст”, “Кармен” һ.б. операларга куелган биюләр бар. Г. Таһировның төрле елларда төрле сәхнә мәйданнары өчен иҗат иткән 365 хореографик эше арасында татар биюләре төп урынны били. Конференциянең тематик программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: – хореографик фольклорның көнүзәк проблемалары һәм сәхнә сәнгатендә аларны тормышка ашыру; – халык биюләренең этник үзенчәлеге; – бүгенге белем һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография; – фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары; – Г.Х. Таһиров мирасы һәм балет постановкаларында, халык биюләрендә аның гәүдәләнеше; – бүгенге заман хореографиясендә традицион фольклор жанрларын өйрәнү, аларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре. Конференциянең халыкара статусы Казанда уздырыла торган бу чарада Россия һәм башка илләрнең Л.А. Касиманова (Санкт-Петербург), Е.А. Кузнецов (Мәскәү), М.А. Кәримов (Уфа), Арман Нурмахаматулы (Анкара, Төркия), Тарана Мурадова Гусейн (Баку, Азәрбайҗан), Г.Ю. Саитова (Астана, Казакстан) кебек күренекле сәнгать белгечләре катнашу белән билгеләнә. Конференция эшендә Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре һәм аспирантлары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, хореография көллияте студентлары һ.б. катнашачак. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (адресы: ТР, Казан шәһ., Бауман ур., 20 йорт) уздырыла. Башлана сәг. 10 да. Катнашучыларны теркәү: сәг. 9:00. Элемтәгә керү өчен: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Мөнир кызы Галимова. Белешмәләр өчен тел: (843) 590-55-93.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев