Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән "Тапшырылмаган хатлар" фильмын тәкъдим итәчәкләр

30 мартта «Мир» кинотеатрында республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан режиссеры Рөстәм Рәшитовның «Тапшырылмаган хатлар» премьерасы булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фильм Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән. Беренче тапкыр ул февральдә «ТНВ» телеканалы аша тәкъдим ителсә дә, фильмны күрсәтү муниципаль кино оешмаларында уңышлы бара. Аны Татарстанның 32 районында 4000 тамашачы карарга өлгергән. Фильмның төп герое Галия, медицина университетын тәмамлап, бүленеш буенча, Әдрәс авылына яшь белгеч булып эшкә кайта. Ул ташландык хәлдәге амбулаторияне торгыза. Ике баласы белән, яхшырак җиргә күчерүләрен өмет итеп, начар шартлардагы йортта яши. Әмма бервакыт бер хат аның тынычлыгын боза һәм тормышын яңадан карап чыгарга мәҗбүр җитә. Фильмны күрсәтү тәмамлангач, иҗади төркем белән очрашу да булачак. Башлана 19:00 сәгатьтә. Керү 200 сум.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев