Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Габдулла Тукайның "Тартар кошы сайрый" әсәре буенча язылган маршның премьерасы булды

Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Нечкәбил” XI республика ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының финалында Габдулла Тукайның “Тартар кошы сайрый” (яки татарский марш) әсәре буенча язылган маршның премьерасы булды. 

Яңа әсәрне яшь композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Айгөл Софийская язган. Марш “Пирамида” сәхнәсеннән Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Дәүләт камера хоры башкаруында яңгырады.

Шигырьдә: “Тора татар! Тора татар! Уйкудан тиз тора татар; …Тора татар, ди, тора татар, ди, Сайрый тартар: «Тар-тар-тар» … Алга адым сал, татар; Бул син галиел-гальдән гали, Сезнең бит икъбаль, татар” дигән сүзләр бар.

“Бу әсәремне язу Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, галим, танылган каллиграфия белгече Нәҗип Нәккаш белән аралашудан башланды. Марш буенча ул шәмаил иҗат иткән булган. Нәҗип ага Тукай иҗаты буенча зур белгеч, әлеге әсәрнең бөтен тирәнлеген ул аңлатып бирде. Мин шигырьне марш өчен бераз кыскартып алдым”, дип сөйләде Айгөл Борис кызы.

“Мин Тукайның шактый әсәрләренә — Аллаһы Тәгаләне исеме белән бәйле әсәрләренә, Коръән аятьләренә аваздаш шигырьләре буенча шамаиллар ясадым. Айгөл белән бер сөйләшеп киткәч, ул шушы шигырь белән кызыксынды. Шигырь 1907 елда язылган, цензура бәйләнмәсен өчендер инде – исеме “Тартар кошы сайрый” дип куелган. Ритмы шәп. Айгөлнең әсәрен хор башкаруында тыңладым. Әйбәт язылган”, дип үз фикерен җиткерде каллиграфия остасы, Тукай белгече, галим Нәҗип Нәккаш.

Айгөл Софийская “Нечкәбил” конкурсында катнашып финалга үткән, ул — “Кыйммәтләрне саклаучы” саклаучы номинациясе дипломанты. “Минем конкурс презентациямдә Тукай премиясе лауреатлары, халык шагыйре Ренат Харис, композитор Резеда Әхиярова, Нәҗип Нәккашлар үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр. Каенанам Фәридә Хәсьянованың рухи ярдәмен тойдым. Минем өчен шушы маршның яңгыравы җиңүгә караганда да әһәмиятлерәк иде. Шушы теләгемә ирешә алдым”, — ди Айгөл.

Айгөл конкурста танылган дизайнер Рөстәм Исхаков иҗат иткән костюмнан чыгыш ясаган.

Шунысы да игътибарга лаек, әлеге әсәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы игълан иткән Ватанпәрвәрлек темасына музыка әсәрләре республика конкурсында икенче урын яулаган.

Исегезгә төшереп үтәбез, конкурс патриотик эчтәлекле җыр, шул исәптән хор өчен дә; патриотик эчтәлекле лирик җыр, шул исәптән хор өчен дә; динамик характердагы, милли колоритлы симфония әсәре (3-5 минут); маршлар (төрле башкаручылар, шул исәптән хәрби-тынлы оркестрлар); бакыйлыкка күчкән татар композиторларының патриотик тематикага багышланган җырларын аранжировкалау номинацияләре буенча үткәрелгән иде.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев