Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Габдулла Тукай музеен төзекләндерергә җыеналар

Казанда Габдулла Тукайның әдәби музее урнашкан бинага капиталь төзекләндерү үткәрергә ниятлиләр.

Башлангыч бәясе 6 миллион сумнан артып киткән тендер дәүләт сатып алулары рәсми сайтында бастырылган инде. Документтан аңлашылганча, 1903 елда төзелгән, мәйданы 932,5 квадрат метрлы ике катлы бина тулысынча төзекләндереләчәк. Төп эш буларак бинаның нигезен, дивар һәм түбәсен ныгыту, инженер челтәрләрен алмаштыру күзаллана. Музейның әйләнә-тирәсен дә тәртипкә китерергә, яшелләндерергә җыеналар. Бина эчендә паркет, баскычлар яңартылачак, тәрәзә һәм ишекләр дә алмаштырылачак.

Төзекләндерү эшләре инде быел ук башланырга тиеш. Аның кайчан төгәлләнәсе, тулаем чыгымнар күләме әлегә билгеле түгел.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев