Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Г.Тукайга нисбәтле "Истә калганнар" дип исемләнгән китап тәкъдим ителде

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукайга нисбәтле «Истә калганнар» дигән китап тәкъдим ителде. Әлеге сәяхәтләмәне басмага «Тукай фонды» җитәкчесе, Тукайның туганы, журналист Риман Гыйлемханов әзерләгән. Китапның авторлары: Риман Гыйлемханов, Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина, Альбина Газизуллина. Журналистлар белән очрашуда  Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе җитәкчесе Газинур Моратов,  шагыйрь Зиннур Мансуров, Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм «Истә калганнар» китабы авторы Риман Гыйлемханов катнашты. Пресс конференция по книге Римана Гилемханова о Тукае «Адәм баласын һәрвакыт күңелдәге хыялы йөртә, - ди Риман Гыйлемханов. - Без олыгайган саен акрын-акрын гына тамырларыбызга кайтабыз. Тукай миңа татар кешесе буларак, иң якын шәхесләрнең берсе. Туганым буларак кына түгел, татар журналистикасында 40 ел эшләү дәверендә һәрвакыт Тукай шәхесенә мөрәҗәгать итә идем. Университетта укыганда да шагыйрьгә нисбәтле курс эшләре яздым. Тукайга ихлас бирелгән Ибраһим Нуруллин безгә сабак бирде. Тукай буенча зур белгеч иде ул. Тукайны әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе. Тукайны киләчәк буын өйрәнер әле дип, дип язып калдырган иде Ибраһим ага». риман Исегезгә төшереп узабыз, 2008 елда Риман Гыйлемханов «Тукай фонды» оештыра. Бу фонд аша ул үз тирәсенә фикердәшләр туплый. 2010 елның август аенда «Тукай фонды» 46 көнлек ерак сәфәргә кузгала. Дүрт журналист - Риман Гыйлемханов, Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина, Альбина Газизуллина җиңел машига утырып  Казакъстан һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребез һәм башка төрки халыклар хәтереннән Тукай турында мәгълүматлар тупларга чыгып китә. 20 мең чакрым ара узып, Тукай рухы сакланган җирләрне барлап кайталар. «Истә калганнар» китабы нәкъ менә шушы гыйбрәтле сәяхәтнамә нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Китапның тиражы 500 данә. Проект авторлары белдергәнчә, китап инде Казакъстан һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребезгә дә барып җиткән. Татарстан китапханәсе аны республика китапханәләренә дә тараткан.  Кызыксынучылар сәяхәтнамә белән Татарстан китап нәшрияты оештырган махсус сайттан да http://www.tatknigafund.ru/ электрон вариантын укый ала. «Тукай чоры бездән ераклаша бара. Мәшһүр  шагыйребезгә битарафлык күрсәтә башласак, хәтер дигәннәребез таралып китмәсме, Тукаебыз белән бергә үзенең дә нинди өммәттән икәнебезне онытмабызмы? Фондны оештырырга шуның ише уйлар этәрде һәм без яңадан хәтерне барлый башладык. Тукай һәм татарның бербөтен икәненә, алай гына да түгел, Тукайның бөтен төрки дөньяны берләштерүенә тагын бер кат инандык», ди Риман Гыйлемханов. «Тукай-тур» фәнни-иҗади экспедиция вакытында шагыйрьнең 12 елга сузылган Җаек чорын өйрәнеп, «Тукай фәне»нә яңалык та өсти алдык, диде китап авторы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев