Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы өчен 45 млн сум акча каралган

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу акчаның 5 млн сумы – Мәдәният министрлыгы акчалары, калган 40 млн сумы Татарстанның Министрлар Кабинеты фәрманы белән бүлеп бирелгән. “Бездә өч чыганак бар. Беренчесе – учреждениеләрнең үз бюджеты, барлык театрлар сезонны үз хисабына озайта. Икенчесе – Мәдәният министрлыгы бюджеты. Безнең мәдәни чараларга 5 млн сум тирәсе акча каралган. Билгеле, халыкара танылган хедлайнерлар бушлай җырламаячак бит. Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, Мәдәният министрлыгына өстәмә рәвештә мәдәни программа өчен 40 млн сум акча бүлеп бирелде”, - дип белдерде Эльвира Камалова. Мәдәният министрының беренче урынбасары акчаның күпчелек өлеше зур йолдызларга гонорар түләү өчен тотылачагын әйтте. Эльвира Камалова футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда узачак мәдәни чаралар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Барлыгы 90 мәдәни чара узачагын әйтте. “Безнең өчен төрле стиль, төрле юнәлешләрне, жанрларның күптөрлелеген күрсәтү мөһим”, - диде. Мәдәни программага концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар кертелгән.
  • Чемпионат кунаклары өчен 30 концерт программасы, шул исәптән татар альтернатив музыкасы тарафдарлары чыгышлары, 7 музыкаль фестиваль, Казанның 4 театрында 33 спектакль, 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша әзерләнә.
  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр була. Казанда турнирның алты матчы узачак: Kazan-Arena стадионында Франция - Австралия, Испания - Иран, Польша - Колумбия һәм Германия - Южная Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы була.

Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев