Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга чыгымнарны 290 млн сумга арттырдылар

Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга чыгымнар 290,5 млн сумга арттырылды. Бу хакта Казан шәһәре Думасы XXVII сессиясендә билгеле булды. Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләүгә чыгымнарны республика һәм шәһәр бюджетына кергән акча хисабына арттыру мөмкин булды. Субсидиияләр 1,2 млрд сумнан артып китте. Моннан тыш, табигый газда эшләүче автобуслар алуга (+290 млн сум), балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыруга (+225,6 млн сум, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә (+104,5 млн сум), гомумшәһәр чараларын үткәрүгә (+60,4 млн сум) һәм башка чараларга чыгымнар артты.
Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев