Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарларын китап фестивале, яхтада экскурсия һәм халыклар дуслыгы парады көтә

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә дүрт гомуммәдәни проект узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы. 8 июньнән 12 июньгә кадәр “ЮНЕСКО билгесе белән: Музей регатасы-2018. Футбол буенча дөнья чемпионатын каршылап” дип аталган мәдәни-спорт ярышы оештырылачак. Проект кысаларында Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыкларына крейсер яхталарында һәм күпкорпуслы судноларда экскурсияләр оештыру планлаштырылган. М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 12 июньдә “Россия халыклары дуслыгы парады” бөтенроссия акциясе узачак. Паркта чатырлар комплексы, ярминкә һәм мастер-класслар оештырылачак. Чара этномәдәни коллективлар башкаруында этник музыка концерты белән төгәлләнәчәк. 18 июньдә Лобачевский скверында  “Паркта китапханә – 2018” китап фестивале узачак. Проект әдәбиятны, шул исәптән спорт тематикасын популярлаштыру максатын күздә тотып эшләнгән. Казанда матчлар алдыннан һәм үткәрү көннәрендә “Дуслык мәйданы” (Кремль яр буенда) эшләячәк. Анда төрле ил халкының җыр-биюләре, мастер-класслар, Казан рәссамнарының пленэрлары булачак. М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Гаилә мәйданы” ачылачак һәм анда гаилә спорт эстафеталары оештырыла. Бауман урамында исә “Сәнгать мәйданы”нда милли сәнгать концерты да кунаклар күңеленә хуш килер. Ә “Казан-Арена” стадионы янында “Уен мәйданы” булачак. Биредә җанатарлар, һичшиксез, клоуннарны, мим һәм “тере” сыннарны очрата алачак. https://www.youtube.com/watch?v=6xtUlpjsa9I
Татар-информ
Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев