Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Флорид Әгъзамов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Кичә Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чарада үз вакытында Флорид Әгъзамовта белем алган элеккеге студентлары, матбугат чаралары җитәкчеләре, якыннары, депутатлар һ.б. рәсми затлар катнашты. 1992 елдан алып ул берничә дистә ел дәвамында баштан Казан дәүләт университетында үзе оештырган журналистика кафедрасын, соңрак журналистика факультетын җитәкли. Истәлек тактасы ачылган йортта исә Флорид Әгъзәмов 1989-2005 елларда, ягъни гомер көзендә яшәгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова — педагог-журналистның элеккеге студентларының берсе. Тантанада ясаган чыгышының башында ул беренче эш итеп чарага җыелган журналистларны Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итте һәм парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның бүген ММЧ җитәкчеләре белән очрашуын билгеләп үтте. “Без бүген укытучыбыз, күп буын журналистларына белем биргән, Казан журналистика мәктәбенә нигез салган Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына җыелдык. Аны ул вакыттагы Казан дәүләт университетын тәмамлаган, хәзер исә федераль телеканалларда эшләүче, илнең төп газетасын җитәкләүчеләр аша бөтен илдә беләләр”, - диде Римма Ратникова. Ул шулай ук Флорид Әгъзамовның югары дәрәҗәдәге педагог булуын, аның студентлары хакында аталарча кайгыртуын ассызыклады. “Ул бөтен гомерен журналитикада гуманлылыкны өйрәнүгә багышлады. Миңа калса, безнең һөнәрдә, бүгенге заманда, шул гуманлылык җитми. Без нинди генә матбугат чараларында эшләсәк тә, Флорит Әгъзамов бүген безне берләштерә, бүген без − аның балалары”, - диде ТР Журналистлар берлеге рәисе. Римма Ратникова сүзләренчә, Флорид Әгъзамовка истәлек такасы кую тәкъдиме белән галим, педагог һәм журналистның улы Азамат һәм килене Елена чыккан. Әлеге тантанада алар да катнашты һәм бу эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Истәлек тактасын куюда республиканың барлык ММЧ чаралары да диярлек матди ярдәм күрсәткән. Чарада катнашкан Казанның Мәскәү һәм Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң: “Бездә шундый бөек кешеләрнең яшәве һәм эшчәнлек алып барган булуы бик мөһим. Үрнәк алырдай кешеләр бар”, - дип белдерде. Казан федераль университетының Югары журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский, КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, Флорид Әгъзамов эшен дәвам итүче педагоглар да аның истәлегенә җылы сүзләр әйтте. “Мин Флорид Әгъзамовта белем алмаучылар рәтендә, әмма миңа гомер буе аның укучылары белән аралашырга туры килде. Аларның укытучылары хакында шундый җылы сөйләүләре мине һәрвакыт сокландыра иде. Без күп төрле ММЧ, төрле мәсьәләләр хәл итәбез. Әмма без барыбыз да Флорид Әгъзамов исеме тирәсендә берләшәбез”, - дигән фикер әйтте Леонид Толчинский. Васыйл Гарифуллин бу чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Бу Татарстанның барлык журналистларын бергә берләштереп тора торган символик урын булыр дип ышанасы килә. Истәлек тактасы Флорит Әгъзамов хөрмәтенә генә түгел, Татарстан журналистикасы үсеше өчен зур өлеш керткән башка ветераннар хөрмәтенә дә булсын иде”, - диде ул. Флорид Әгъзамовның укучылары — хәзер Татарстанның әйдәп баручы ММЧларын җитәкләүчеләр дә чыгыш ясады. Алар барысы да остазларының әтиләр кебек кайгыртучан булуын, беркайчан да студентларына карата битараф булмавын билгеләп үтте. “Татар-информ” МА генераль директоры Шамил Садыйков: “Флорид абый улларының журналистика юлыннан китмәвенә бераз борчылды. Ул үзенең ата мәхәббәтен безгә, студентларына, бирде. Татарстанда, Россиядә йолдызлар һәм йолдызчыклар бик күп, әмма кояш бер генә. Безне җылыта, безгә юл күрсәтә торган кояш берәү генә була. Флорид абый, без сине онытмыйбыз, син һәрвакт безнең йөрәктә”, - диде һәм педагогына рәхмәт әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев