Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Финнополис-2016" форумы эшли башлады

Казандагы дискуссия мәйданчыгын РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

Россия Үзәк банкы җитәкчесе чыгышында, 2015 һәм 2016 еллар форумнары арасында зур эш башкарылган, дип билгеләп үтте. “Былтыр без финанс базарында катнашучылар, яңа технологияләр белән шөгыльләнә торган компанияләр яңа тенденцияләрне анализлар, нәрсә булганы, рисклар һәм мөмкинлекләр турында фикерләшер мәйданчык булыр дип исәпләгән идек. Ләкин “Финнополис” тагын да әһәмиятле процессларга этәргеч бирде, - диде Эльвира Нәбиуллина. – Шушы ел эчендә икътисад алдында торган каршылыкларны аңлауга таба адым ясый, алга китә алдык. Шулай елга бер җыелырбыз, форумнар арасында актив эш алып барылыр дип өметләнәм”, - дип, РФ Үзәк банкы рәисе Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевның сәламләү текстын укыды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда үткәрелә торган форумның әһәмияте артачагына өмет баглады. “Мондый мөһим чараны инде икенче тапкыр Казанда үткәрәбез, шуның өчен рәхмәт. Экспозиция тагын да әһәмиятлерәк булды, “Финнополис” ел да Казанда үткәрелсен өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте ул.

Финанс секторының киләчәгенә багышланган дискуссияне башлап, форум модераторы “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф, чара югары дәрәҗәдә оештырылган, Татарстанда “начар эшли белмиләр”, дип бәяләде.

Форум башланыр алдыннан Эльвира Нәбиуллина һәм Герман Греф биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә күргәзмәне карап чыктылар. Делегация Иннополис стенды янында озаклап туктап торды. Махсус икътисади зона (МИЗ) һәм шәһәр турында презентацияне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннопоис мэры Егор Иванов һәм "Иннополис" МИЗы башлыгы Игорь Носов үткәрде.

Күргәзмәдә шулай ук “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” стенды да урын алган, аны бүген төштән соң презентацияләргә тиешләр.

Форумның Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Банкы тарафыннан оештырылганын билгеләп үтик.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев