Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда фин скульпторы Рафаэль Сәйфуллинның "Ат-ватан" һәйкәле урнаштырылачак

Казанда фин скульпторы Рафаэль Сәйфуллинның «Ат-ватан» һәйкәлен урнаштыру урыннары буенча 14 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр барган тавыш бирү төгәлләнде. Тавыш бирү шәһәр башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында барды. Искәртеп үтик, Казан халкына скульптураны урнаштыру урыны итеп ике вариант тәкъдим ителгән иде. Бауман урамындагы «Кремль» метро станциясенең ябык чыгу урынына каршы урын һәм Болакка чыгучы метрополитен станциясе янындагы ТР Фәннәр академиясе скверы. Белгечләр ике урын да ландшафт шартлары буенча 4 метрлы скульптура өчен уңай дип саный. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәһәр халкыннан сораштыру нәтиҗәләре буенча тавышлар икегә бүленгән. Казанлыларның 50,9 проценты беренче вариантны сайлаган. Икенче вариант өчен 49,1 процент тавыш биргән. Тавыш бирүдә барлыгы 719 кеше катнашкан, дип хәбәр иттеләр Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, скульптура урнаштыру идеясе Казан шәһәре башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә керүче архитекторлар, рәссамнар һәм дизайнерлар иҗади төркеменнән. Скульптураның финанс чыганаклары табылгач урнаштырылачагын да әйттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев