Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Әниләр көнен бәйрәм итә башладылар

Узган чәршәмбедә "Казан" милли мәдни үзәгендә әниләрне зурладылар. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге каршында оешкан “Казан Нуры” иҗтимагый оешмасы ноябрь аенда булачак Әниләр көне уңаеннан концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук күптән түгел узган Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне белән дә тәбрикләделәр.

Концерт программасы өлкәннәр хорының "Аллага шөкер!" дигән җыры белән башланып китте. Зал тулы тамашачы аларны алкышларга күмде. Өлкәннәрнең гармунга кушылып җырлавы тамашачылар күңеленә аеруча да хуш килде. Моннан тыш бүгенге концертта думбра кебек музыка уен коралында уйнап җырлаучыларны да ишетергә мөмкин булды. Өлкән яшьтәге үзешчәннәр белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган яшь артистлар да тамашачыларга үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итте.

Профессор, диктор Фоат Галимуллин: "Мирсәй Әмирнең шундый сүзе бар: без геройларны читтән эзлибез. Безнең тирәдәге кешеләр хакында язу ничектер тыйнаксызлык кебек тоела. Әмма мин сезгә үземнең әнием хакында сөйлисем килә"- дип әнисе хакында бәян итте. Фоат Галимуллинның әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа бары 3 ай була. Алар өч малай әнисе кулында кала. Әлеге ханым балаларын ачлыктан саклап калган. Профессор шул хактагы балачак хәтирәләрен тамашачылар каршында яңартты.

Бәйрәм концертын оештырган оешма җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм аның урынбасары Рәмзия Галляметдинова "Татар-информ" га билгеләп үткәнчә, Әниләр көнен Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ел саен уздыра. Быелгы чараның үзенчәлеге исә әниләрнең, әбиләрнең үз теләкләре белән, концертны үзләре оештыруында. "Алар шул рәвешле күңел ача. Күп кеше концерт куеп, җырлап, биеп йөрүдән ни файда инде дип уйлыйдыр. Әмма алар аралаша, моңа әзерләнә, дулкынлана — бу үзе бер тормыш. Әниләр көненә килгәндә, ул ноябрь аенда уздырыла. Әмма безнең фикеребезчә, әниләрне бер көнне генә түгел, ә ай саен,көн саен хөрмәтләргә кирәк", - диде ул.

“Казан Нуры” иҗтимагый советы быел оештырылган һәм ул үзара ярдәмләшеп эшләүне, татарларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерүне максат итеп куя. Фәрит Мифтахов вәгъдә итүенчә, мондый чаралар алга таба да уздырылачак. Ә инде әниләр көненә килсәк, аларга багышланган чаралар ноябрьдә дә дәвам ителәчәк.

Фәрит әфәнде киләчәккә планнар белән дә уртаклашты.”Казанда яшәүче милләттәшләребезне башка шәһәрләргә дә алып бару каралган. Еракта яшәүче милләттәшләребезне Казан татарлары белән очраштырып, аралашып, телебезне, динебезне, гореф гадәтләребезне саклап калуга этәргеч булып кала ала торган чараларны күздә тотабыз. Чөнки читтә яшәүче милләттәшләребез республика башкаласын сагына. Декабрь аенда без Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар оештырыга җыенабыз”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев