Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Елның ирекле гамәле–2016" еллык бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Быел Татарстанда ирекле гамәл кылучылар өчен икеләтә юбилей – республика ирекле хәрәкәтенә 10 ел һәм «Татарстан Республикасы ирекле үсеш үзәге» Яшьләр иҗтимагый оешмасына 5 ел тулды. Тантаналы чарада берьюлы өч бәйгегә («Елның ирекле гамәле», «Дөньяның барлык төсләре» һәм «Чәчәклек») йомгак ясадылар.

«Елның ирекле гамәле» бәйгесендә җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләделәр. Системалы эшләр буенча бүләкне Татарстанның төрле районнарыннан ирекле оешмалар алды. Аларны Халыкара ирекле гамәлләр кылучылар көне белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Наталья Пивоварова котлады.

«Системалы рәвештә ирекле гамәл кылучылар» булып, Бөгелмә муниципаль районы Координация үзәге һәм Түбән Кама муниципаль районы балалар Думасы танылды. Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты Чаллы шәһәре Ирекле гамәлләр үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллинага тапшырылды.

Шәхси игелекле гамәлләр кылучы җиңүчеләр исемлегендә Чистайдан «Тормыш» ирекле хәрәкәт үзәгеннән Константин Тюлькин, Әлмәттән «Әлмәт волонтерлары» хәрәкәте вәкиле Денис Иванов һәм Тукай районының «Данко» отрядыннан Сабина Меновщикова булды.

«Дөньяның барлык төсләре» бәйгесендә Татарстаннан 36 социаль әһәмияткә ия проект катнашкан. Бәйгедә «Халык әкиятләре сандыгы» (Бөгелмә), «Халык мәдәнияте фестивале (Чирмешән), «Дуслыкны бергә булдырабыз» (Кайбыч), «Тормыш түгел, әкият бу» (Тәтеш), «Дуслык бәйрәме» (Чистай) проектлары җиңеп чыкты. Проектларның авторларына 20 мең сум күләмендә грант тапшырылды.

Моннан тыш, «Чәчәклек» фотобәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары да бүләкләнде. Бәйгенең максаты – чәчәкләрне бик аз күләмдә кулланып, рәсемдә халыклар дуслыгы идеясен күрсәтү. Өченче урынга – Әлмәттән Лилиана Шакирова, икенче урынга Чистайдан Юлия Егорова һәм Яна Веденеева лаек булды. Төп җиңүче исә Казаннан – Елизавета Романова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев