Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда ел азагына кадәр "Дөнья әйләнә сәяхәт" - яңа күзәтү тәгәрмәче эшли башлаячак

Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының туризмны үстерү Комитеты директоры Дарья Санникова җиткерде.

"Туристларны җәлеп итүче яңа объектлар исәбендә яңа күзәтү тәгәрмәче дә бар, аны "Дөнья әйләнә сәяхәт"- "Вокруг света» дип атарга була. Ул "Казан Ривьерасы" күңел ачу-кунакханә комплексы территориясендә төзелә", – диде ул.

Д. Санникова сүзләренчә, анда дөньяның 36 иле стилендә эшләнгән 36 кабина булачак, бу аттракционның уникальлеген билгели. "Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа күзәтү тәгәрмәче Россиядә биеклеге буенча икенче булачак", – дип билгеләп үтте ул.

Спикер шулай ук тәгәрмәчнең 216 кеше сыйдырышлы һәм җылы кабиналар белән булачагын, шуңа да ел әйләнәсе эшли алачагын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, яңа күзәтү тәгәрмәчен баштан җәй башына төзеп бетерү каралган иде, әмма сроклары берничә тапкыр күчерелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев