Казанда дуслык һәм татулыкны символлаштыручы "Дөнья әйләнәсе" объекты барлыкка киләчәк

«Дөньяны колачла» («Обними мир») масштаблы арт-проект кысаларында бу җәйне Казанда «Дөнья әйләнәсе» («Круг мира») объекты барлыкка киләчәк. «Дөнья тирәли» күзәтү тәгәрмәче янында урнаштырылачак әлеге объект Татарстан башкаласының дус һәм һәркемгә ачык булуын символлаштырачак. Clipboard49 «Дөньяны колачла» – ул 36 кызыклы Ривьерик сын. Проект буенча һәр сын дөньяның аерым бер шәһәренә багышланачак: читтән караганда тарих символларын, мәдәни мирас үрнәкләрен, ландшафт һәм истәлекле урыннарны танырга мөмкин булачак. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче дизайнер һәм рәссамнар үз макетларында кызыклы уйдырмаларын гәүдәләндергәннәр. Беренче бизәкле сыннар комплекс территориясендә «Парижга тәрәзә» (фестиваль «Окно в Париж») фестивале кысаларында барлыкка килгәннәр. Анда зур флешмоб вакытында иң популяр сәнгать төрләре берләшкән. Аэрография остасы, конкурс җиңүчеләре макетларын кулланып, Париж һәм Мәскәүгә багышланган сыннарны бизәгән. Ә тамашачыларның исә бу вакытта иҗат процессын күзәтү һәм шәһәрләр образларының сыннарда чагылыш алуын күрү мөмкинлеге булган. Clipboard46 Дуслык һәм татулыкны символлаштыручы 36 сын «Дөнья тирәли» күзәтү тәгәрмәче янында Шәһәр көненә урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Ривьера» мәгълүмат хезмәте.    
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: