Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда дөньяның 80 иленнән иң сирәк һәм үзенчәлекле әйберләрне туплаган яңа музей ачылачак

Казанның Бауман урамында "Ышанасыңмы-юкмы" музее ачыла. Биредә бөтен әйберне үз күзләрең белән күреп, фотога төшереп булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Музейда булган кеше Кытайда яки Марста булырга, чупакабраны яки сигез аяклы кәҗә бәтиен күрергә, Анджелина Джоли яки Элвис Пресли белән фотога төшәргә мөмкин. Музейны оештыручылар коллекциягә 17 ел дәвамында дөньяның 80 иленнән иң сирәк һәм үзенчәлекле әйберләрне җыйган. Экспонатлар гаҗәпкә калдыра, кызыктыра һәм хәтта шаккаттыра. Биредә, шулай ук, гәдәти булмаган музей экспонатлары “иң-иңе” билгеләмәсе белән тәкъдим ителгән: иң тиз машина, иң зур туңдырма, иң кечкенә динозавр, дөньядагы иң зур кит йөрәге булачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев