Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда дөньякүләм танылган сәхнә йолдызлары – опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән органда уйнау остасы Рубин Абдуллин концерты булачак

Казан консерваториясе хәбәр иткәнчә, артистлар 10 ноябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында чыгыш ясый.

10 ноябрьдә булачак кичә программасына Сен-Санс, Моцарт, Франк, Брамс, Ройбкеның орган һәм вокаль әсәрләре кертелгән. Концертта иң мәһабәт музыка уен коралының күпкырлы яңгырашын да, аның югары вокал осталыклы Шаһиморатованың колоратур сопрано тембрлы искиткеч тавышы белән бергә яңгырашын да тыңлап хозурланырга була. Программаны сәнгать белеме кандидаты Юрий Карпов тәкъдим итәчәк. Концерт Organo pleno халыкара фестивале кысаларында уздырыла. Фестиваль исә Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан 1997 елдан бирле ел да үткәрелә. Бу хакта Казан консерваториясенең концерт-иҗат эшчәнлеге һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.

Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, М.И.Глинка исемендәге (Чиләбе, I премия), Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, III премия), П.И.Чайковский исемендәге (Мәскәү, I премия һәм алтын медаль) халыкара конкурслар, “Операда хатын-кыз роле” номинациясе буенча “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе, Casta музыкаль критиклар премиясе лауреаты.

Рубин Абдуллин – орган музыкасын мәшһүр башкаручы, Казан орган мәктәбенә нигез салучы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры; Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә М.Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе һ.б. дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев