Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда дин әһеле Исмәгыйль Сәлимшинның әдәби мирасы тупланган китап тәкъдир ителде

“Әти турында китап язарга алынгач, Мәрҗаниларне дә, Барудиларны да, Бигиевларны да укып чыктым. Китап язуы авыр эш икән”, - диде әтисе Исмәгыйль Сәлимшинның сугыш көндәлекләре, хатлары, вәгазьләре һәм шигырьләреннән торган китапны тәкъдим итү кичәсендә Сиринә Шаһимәрданова. Ул китапны чыгаруда булышкан балаларына рәхмәтләрен җиткерде, аларның шушы китапны бастырып чыгаруда ярдәм итүләрен әйтте. Презентация книги "Родовое наследие или сокровище Нарышево" Татарстан Фәннәр академиясендә Туймазы районының Нарыш авылы кешесе, дин әһеле Исмәгыйль Сәлимшинның әдәби мирасы тупланган “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре” исемле китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге мирасны китап итеп Исмәгыйль Сәлимшинның нәсел дәвамчылары - кызы Сиринә Шаһимәрданова һәм оныгы, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов бастырып чыгарган. Китапны басма өчен журналист, Татарстан Энциклопедия институты аспиранты, галим Искәндәр Гыйләҗев укучысы Александр Долгов әзерләгән. Презентация книги "Родовое наследие или сокровище Нарышево" “Исмәгыйль Сәлимшин кем булган? 1893 елда Туймазы районында Нарыш авылында туган, утызынчы елларда яшәү урыннарын алыштырган, сугышта булган, сугыштан соң Нарыш авылында мулла вазифаларын башкарган, Ютазы районының Кәрәкәшле авылында тегермәнче булып эшләгән, 1975 елда вафат булган. Үзеннән соң зур мирас калдырган”, - дип таныштырып үтте Александр. Презентация книги "Родовое наследие или сокровище Нарышево" Китап тәкъдим итү чарасында шушы Исмәгыйль Сәлимшинны күреп белгән кеше – академик Мирфатыйх Зәкиев тә катнашты. Ул шушы Кәрәкәшле авылы кешесе буларак, үз авылы янындагы Җидегән чишмәне, шуларга корылган тегермәннәрне, үсмер чагында тегермәнче бабай янына килеп йөрүләрен искә алды. Филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамова да Кәрәкәшле авылы кызы. Ул да Исмәгыйль Сәлимшин гаиләсенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты. “Ислам Татарстанга туксанынчы елларда килмәде, аны гарәп илләрендә университетларда укыган егетләр алып кайтмады, ислам биредә гомер-гомергә бар иде. Без хәзер исламны ничек өйрәнәбез – бабаларыбыз да шуны белгәннәр. Дин әһеле булган бабамның бу китапка кергән вәгазьләре шуңа дәлил. Буыннар чылбыры югалмага: без дә балаларыбызга шушы белемнәребезне тапшырырга тырышабыз. Барыбызга да милләтебезне һәм динебезене саклый торган дөрес юлдан барган балалар телим”, - дип мәдәни чараган нәтиҗә ясады Исмәгыйль Сәлимшинның нәсел дәвамчысы, аның шәҗәрәсен дәвам итүче Айдар Шаһимәрданов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев