Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Composite Battle World Cup Kazan 2016" - композитлар буенча беренче дөнья чемпионаты узачак

26-29 октябрь көннәрендә Казанның "Олимп" спорт комплексында "Composite Battle World Cup Kazan 2016" композитлар буенча беренче дөнья чемпионаты узачак.

Чемпионатта студентлар, предприятиеләрдә эшләүче яшь белгечләрдән тупланган командалар көч сынаша. Чараның максаты – яшь инженерлар арасында композит материаллар тармагын үстерү һәм популярлаштыру. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә композит материаллар ил сәнәгате үсешендә төп приоритетларның берсе булып тора. Әлеге төр материаллар гап-гади көнкүреш предметларыннан башлап космик корабльләр төзүдә кулланыла. Композитның төп өстенлеге – аның чыдам, җиңел булуында, ул төрле катлаулы формаларга керә ала, коррозиягә дә тиз бирешми. Аңардан эшләнгән эшләнмәләр озак хезмәт итә. Металл очкычта егерме ел очып булса, композит материаллардан эшләнгәге утыз елга кадәр сафта була ала. «Россия композитлары» инжиниринг үзәге директоры урынбасары Илья Чернов сүзләренчә, чемпионат ике этаптан тора: федераль һәм халыкара. Беренче этап WorldSkills стандартларына туры китереп үтә. - Ярышта Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган ун команда көч сынаша, алар арасында Татарстан командасы да бар. Ярышта катнашучылар алдына вертолет конструкциясенең бер элементын эшләү бурычы куела. Әзер эшләнмәне берничә критерийдан чыгып бәяләячәкләр. Ул техник биремгә туры киләме, аның сыйфаты ничек, документациясе дөрес эшләнгәнме, элементны эшләүгә киткән чыгымнар – барысы да искә алына, - ди ул. Халыкара этапка федераль этапта иң яхшылар дип табылган командалар үтәчәк. “Композитлар көрәшендә” катнашырга Белоруссия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Италиядән командалар килгән. Финал этабында катнашучыларга квадрокоптер корпусын эшләү биреме куела. - Чемпионат киләчәктә композит тармагы үсешенә әһәмиятле өлеш кертәчәк һәм яшьләр арасында инженер белгечлекләрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Россиядә композит материаллар җитештерүне күтәрелмәгән чирәм белән чагыштырырга була. Шуңа да әлеге тармакны безгә үстеррегә кирәк, аның өчен яхшы белгечләр әзерләнергә тиеш. Composite Battle – полимер композитлар тармагында илдә беренче тапкыр узучы ярышлар булуы белән дә әһәмиятле, - ди Илья Чернов. Композитлар буенча дөнья чемпионаты ярышларына теләге булган һәр кеше килә ала, керү бушлай.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев