Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда чыршы базарларын билгеләү өчен электрон аукцион башлана

Казанда чыршы базарларын билгеләү өчен электрон аукцион 8 декабрьдә башлана. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты хәбәр итә.

Эшмәкәрләргә шәһәрнең 11 мәйданында чыршы базарын урнаштыру хокукын алырга тәкъдим ителә. Аларның өчесе – Дементьев, икесе – Адоратский урамында. Шулай ук Голубятников, Академик Павлов, Айдаров, Чуйков, Декабристлар урамнарында һәм Залесный бистәсендә урыннар арендага бирелә. Арендалау вакыты бер ай. Арендалауның башлангыч бәясе 6 мең сум.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев