Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда чираттагы "Яшь татар лидеры мәктәбе" узачак

14-20 декабрь көннәрендә Казанда чираттагы «Яшь татар лидеры мәктәбе» узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге оештыра, дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге. Быел Яшь татар лидеры мәктәбендә укыр өчен Россиянең 15 төбәгеннән (Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Коми, Ханты-Манси, Чувашия, Әстерхан, Волгоград, Омск, Самара, Свердловск, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү, Казан) татар яшьләре оешмаларының һәм берләшмәләренең җитәкчеләре һәм активистлары җыелачак. Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү. Яшь татар лидеры мәктәбе программасы төрле лекцияләрне, гамәли дәресләрне, проектлар өстендә эшләү, Казан театрлары белән танышуларны үз эченә алган. Шулай ук катнашучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, КФУ доценты Ленар Сафиуллин, танылган блогер Райхан Халит, SMM- һәм PR-белгечләре белән күрешеп, әңгәмә корачак. Аерым игътибар татар блогосферасына биреләчәк. Яшь татар лидеры мәктәбе кебек чара яшьләрнең милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора, ди оештыручылар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев