Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Чикләрсез радио" халыкара фестивале башланды

Казанда “Чикләрсез радио” дигән беренче халыкара фестиваль старт алды. Россия, БДБ илләре, Латвия һәм Литва илләре радиоөлкәсенең 170тән артыкк хезмәткәре өчен Казанның «Корстон» комплексы тәҗрибә уртаклашу һәм көндәлек проблемалар хакында фикер алышу урыны итеп сайланган.

Кичә фестивальдә катнашучылар Казан белән танышты – алар өчен экскурсияләр оештырылган иде. Шулай ук алар «Татмедиа» медиахолдингында һәми «Эфир» телеканалында булдылар.

Бүген фестивальдә катнашучылар Россиянең әйдәп баручы радиостанцияләрендә, шул исәптән Симферопольнең «Крым Точка» һәм Татарстанның «Болгар радиосы», «БИМ-радио» алып баручыларының презентацияләрен тыңлаячаклар. Түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар оештырылачак.

Фестивальнең  модераторы - «Радио Книга»ның баш мөхәррире һәм Россия Радиологлар академиясе академигы Егор Серов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев