Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Чемпионат көннәрендә хәйрия концертлары һәм «Яшәрүче Татарстан» фестивале булачак

Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA Дөнья чемпионаты  көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанда «Яшәрүче Татарстан» дип аталган зур музыкаль фестиваль һәм филармония скверында хәйрия концертлары тәкъдим итә. «Яшәрүче Татарстан» фестивале программасы: 15 июнь – «Гжель» Мәскәү дәүләт академия бию театры концерты. 19 июнь – Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры концерты. Солистлар: Төньяк Осетия-Алания һәм Көньяк Осетия Республикаларының халык артисты Вероника Джиоева (сопрано), Россиянең халык, Украинаның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Василий Горелло (баритон). 21 июнь – «Let it Beatles» программасы белән Сергей Жилин һәм «Фонограф Джаз-бенд». 28 июнь – легендар грузин җырчысы, СССР ның халык артисты Нани Брегвадзе концерты. 29 июнь – «Россия джазы йолдызлары». Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры (дирижер – Сергей Васильев), Мариам Мерабова (вокал), Александр Сипягин (труба), Андрей Кондаков (фортепиано), Саша Машин (бәрмә уен кораллары) һәм «Акапелла экспресс» төркеме концерты. 1 июль – «Рус җыры бәйрәме». Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры концерты. Солистлар: Екатерина Молодцова (халыкчан вокал), Вадим Ананьев (тенор), Владияр (бас). 3 июль – «Татар, башкорт – бер сәхнәдә». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Роберт Юлдашев, «Курайсы», «Гүзәл-Денс» төркемнәре, Башкортстан курайчылары ансамбле концерты. 4 июль – «Опера.Джаз. Блюз». Россиянең халык артисты Хибла Герзмава (сопрано), Россиянең халык артисты Даниил Крамер (фортепиано) һәм аның триосы концерты. 8 июль – татар эстрадасы йолдызлары концерты. Катнашалар: Россиянең атказанган, Тарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева һәм Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова; Илсия Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Эльмира Сөләйманова, Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар.

Татар-информ Фото: Расих Фасхутдинов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев