Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда чатырлы ярминкәләрнең реестры булдырылачак

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә карар кылынды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Мәгълүм булганча, чатырлы ярминкәләр Казанда быел көз оештырылган иде. Алар Фучик урамындагы 64 нче йорт, Липатов урамындагы 7 нче йорт, Зәкиев урамындагы 12 нче йорт, Дементьев урамындагы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендәге 34 нче йорт, Батыршин урамындагы 20 нче йорт һәм Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт янында урнашкан. Иң зур ярминкә мәйданы Лаврентьев урамындагысы – биредә 68 сәүдә ноктасы бар. “Безнең предприятиеләр, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен бу мәйданнарда иртәнге сәгать 6дан көндезгә сәгать 12гә кадәр сатачак”, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры беренче урынбасары Николай Титов. Киңәшмәдә Казанның Башкарма комитетына бу сәүдә мәйданчыкларын төзекләндерергә, шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсенә ветеринар тикшерүне көчәйтергә йөкләмә бирелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев