Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сез әле мине белмисез…" (Милли китапханәдә Раил Садриев белән очрашу узачак)

2018 нче елның 28 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу булачак. Тамашачы күңелендә юмор остасы буларак, көлкеле образлар тудыруы белән урын алган Раил Садриев әлеге кичәдә бөтенләй башка яктан ачылачак. Шигырьле-моңлы, шул ук вакытта бераз юморлы моноспектакльдә Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак. Матурлыкны күрә һәм ярата белүче Раил Садриевның чыгышлары Интернет дөньясында да бик популяр – ул Арчадан Гөләра Шәрипованың «Тормыштан зарланмыйк» шигырен бөтен дөньяга танытты. Актер, режиссер һәм, гомумән, сәхнә остасы белән аралашу һәркемгә кызыклы булыр. Очрашуга рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев