Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы булдырылды

Мондый карар I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышында игълан ителде. Съезд алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә: "Әлеге җәмгыятьне оештыруның максаты – җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, мәдәни-лингвистик (этнологик, фольклор, тел) материалларын анализлау", – диелгән иде. Сүз уңаеннан, I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казахстан Республикасыннан, шулай ук иң зур делегация Башкортстаннан (30 вәкил) һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 250 делегат катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев